Татарстан Республикасының 43 районында төп бөртекле культураларны җыю төгәлләнде, 3 млн 692 мең тонна ашлык суктырылды, бер гектардан уртача уңдырышлылык - 27,9 центнер. Бөртекле культуралар 1 млн 325 мең га мәйданда җыелды. Тагын якынча 43,6 мең га мәйданда ашлык кукурузын җыеп аласы бар.
«Игенчеләребезгә бөртекле культуралардан мул уңыш җыеп алулары өчен зур рәхмәт белдерәм», – дип, үзенең рәхмәтен җиткерде Марат Җәббаров.
Республикада җыелган икмәк өлешенә түбәндәгеләр үзләреннән зур кертте: Буа һәм Тәтеш районнары – 170әр мең тоннадан артык, Арча районы – 160 мең тоннадан артык.
Бөртеклеләр уңдырышлылыгы буенча алдынгылар: Тәтеш районы – 38,9 ц/га; Кукмара районы – 37,8 ц/га; Әтнә районы – 34,4 ц/га; Кайбыч районы – 32,9 ц/га; Тукай, Балтач һәм Кама Тамагы районнары - гектардан 32шәр центнердан артык.