Татарстанда кече хуҗалыкларда кошчылыкны үстерү турында фикер алыштылар

2024 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Чаллы шәһәрендә «Идел буе федераль округында кече хуҗалыкларда кошчылыкны тотрыклы үстерү» темасына фәнни-гамәли конференция узды. Анда Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы администрациясе башлыгы Рөстәм Закиров һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин катнашты.

Конференциянең максатлары - крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кошларны нәтиҗәле үстерүгә ирешү юнәлешләрен билгеләү, Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү һәм кошчылык өлкәсендә алдынгы тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу.

Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда терлек һәм кош-корт сату тере үлчәмдә - 6,2%ка, йомырка җитештерү 17,2%ка арткан.

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында барлык категория хуҗалыкларда терлек һәм кош ите тере үлчәмдә 219,1мең тонна җитештерелгән (2022 елга карата 10,8 мең тоннага кимрәк, 95,3%), йомырка – 1 млрд. 562,6 млн. данә (2022 елга карата +23,4 млн. данә, 101,5%)

Республикада барлык категория хуҗалыкларда 1 сентябрьгә 19,8 млн. баш кош-корт исәпләнә (2023 елга карата +2 млн. 172 мең баш, 112,3%).

2024 елның 8 аенда республиканың барлык категория хуҗалыкларында сую өчен тере үлчәмдә 138 мең тонна кош-корт җитештерелгән (2023 елга карата 2,8 мең тоннага кимрәк, 98%) һәм 1 млрд 92 млн данә йомырка җитештерелгән (2023 елга карата +9,6 млн. данә, 100,9%).

Гөлүс Баязитов 2024 елга төп бурычларны билгеләп үтте: "Сую өчен тере үлчәмдә кош-корт җитештерү - 225,6 мең тонна (2023 елга карата +8,06 мең тонна, 103,7%, ). Йомырка җитештерү - 1 млрд. 570 млн. данә (2023 елга карата +7,2 млн. данә, 100,5%)".

Конференция крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда кошчылыкның бүгенге үсеш этабындагы күп актуаль мәсьәләләренә игътибар бирде: кош-кортны карауга һәм аның продукциясен сатуга таләпләр; кошчылык хуҗалыкларына ветеринария таләпләре һәм авыруларны профилактикалау; төрле яшьтәге авыл хуҗалыгы кош-кортларын ашатуның заманча ысуллары; ата-ана кош-кортлары белән нәтиҗәле эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International