Министрлыкта балаларны Яңа ел белән котладылар

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды.

Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм азагында алар бүләкләр алдылар һәм үзләренең теләкләрен әйттеләр.

Яңа ел - ул иске елга нәтиҗәләр ясау һәм киләсе яңа елны каршылау өчен кешеләр бәйрәм атмосферасында бергә җыела торган вакыт. Бәйрәм бизәлгән чыршы, бүләкләр, фейерверклар һәм күңел ачулар белән күзаллана.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Гаилә гореф-гадәтләрне, мәдәниятне һәм туган телне саклау өчен нигез булып тора. Нәкъ менә гаиләдә җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, Ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәтне ярату кебек төп кешелек кыйммәтләренә нигез салына.

Исегезгә төшерәбез, гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү һәм аларны үстерү «Демография» илкүләм проектының төп максатларыннан берсе булып тора.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International