MAHA2024 күргәзмәсендә Татарстан һәм Малайзия хезмәттәшлеген үстерү турында фикер алыштылар

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән Малайзиядә MAHA2024 эре агросәнәгать күргәзмәсендә булды. Делегация составында шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов та бар. Сәяәрнең максаты - азык-төлек товарлары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында фикер алышу.

MAHA (Malaysia Agriculture horticulture & agrotourism) — Көньяк-Көнчыгыш Азиянең әйдәүче авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. Күргәзмәнең максаты - авыл хуҗалыгындагы инновацияләрне популярлаштыру.

MAHA2024 күргәзмәсе дәүләт тырышлыгын һәм төрле компонентларны күрсәтә, шулай ук әлеге тиз үсә торган тармакта бизнес өчен тәкъдим ителә торган күпсанлы мөмкинлекләрне тәкъдим итә. Ул илләрнең экспорт һәм импорт куәтен үстерү буенча уртак максатларга ирешү өчен чимал белән тәэмин итүчеләрне, фермер компанияләрен, трейдерларны, эшкәртүчеләрне, дистрибьюторларны һәм кулланучыларны берләштерә.

Чара кысаларында сөйләшүләрдә катнашучылар тышкы икътисадый элемтәләрне үстерү перспективаларын җентекләп карадылар һәм авыл хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлеш булуын ассызыкладылар.

Марат Җәббаров, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим һәм Малайзия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате министры Датук Сери Хаҗи Мөхәммәд бин Сабу агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгытуның һәм Татарстан Республикасы белән Малайзия арасында товар әйләнешен арттыруның мөһимлеген ассызыкладылар.

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасында җитештерелә торган товарлар, аерым алганда, «Эмиз» ҖЧҖ продукциясе белән тәэмин итүгә экспорт контрактлары һәм Малайзиядән азык-төлек товарлары белән тәэмин итүгә импорт контрактлары имзаланды. Шулай ук «Вамин» ҖЧҖ һәм Asterpac Sdn.bhd арасында сөт продукциясе белән тәэмин итү нияте турында килешү имзаланды.

Малайзиягә сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре шулай ук MIHAS (Malaysia International Halal Showcase) халыкара күргәзмәсендә катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International