Татарстан фермерлары «Агротуризм» грантын алуга федераль конкурста җиңүчеләр булдылар

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә 2025 елда дәүләт ярдәме акчаларын алу өчен авыл туризмын үстерү буенча проектларны сайлап алуга йомгаклар ясалды. Илебезнең 48 төбәгеннән 92 проект конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр, дип билгеләнде. Татарстан Республикасыннан түбәндәге биш проект конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүче булды:

1. Шәхси эшкуар (ИП) Иванов Артем Николаевич (Питрәч муниципаль районы), «Скородумовка авылы» проекты, грант суммасы - 10 млн сум.

2. «Кайбыч балык хуҗалыгы» ҖЧҖ (Кайбыч муниципаль районы), «Кайбыч балык хуҗалыгында балык тоту туризмы» проекты, грант суммасы - 7 млн сум.

3. «АРТСАД» КФХсы (Кайбыч муниципаль районы), «АртСад» Ягодное королевство» проекты, грант суммасы -10 млн сум.

4. «Авылны торгызу» катнаш типтагы (СТ) АХКК (Әлмәт муниципаль районы), «Авылны торгызу» проекты, грант суммасы - 10 млн сум.

5. Әхмәдиева Наилә Илһам кызы КФХсы (Апас муниципаль районы), «Яшел гавань» агротур проекты, грант суммасы - 5 млн сум.

«Агротуризм» «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына кертелгән. Аның кысаларында фермерлар туристлар өчен инфраструктура булдыруга 10 млн сумга кадәр грант алачак. Бу акчага хуҗалыклар территорияне төзекләндерә, кирәкле җайланмалар сатып ала һәм туристлар килеп йөрү өчен шартлар тудыра алалар.

«Агротуризм» эшкуарларга үз бизнесларын киңәйтергә һәм үз продукциясен сатуның альтернатив каналы исәбенә өстәмә керем алырга ярдәм итүгә юнәлдерелә. Шундый төрдәге дәүләт ярдәме белән республикада яңа туристлык объектлары барлыкка киләчәк, бу авыл территорияләренең җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм аларның тотрыклы үсешенә ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International