«Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне -2024 » узды

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген «Казан» агросәнәгать паркы базасында «Бакчачы көне - 2024» узды. Мәйданчыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һәм Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский булдылар.

“Безнең республика бакчачылар мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган Россиянең күп булмаган төбәкләренең берсе. Бу еллар эчендә бакчачылык өлкәсендә ведомствоара эшне җайга салуга, тиешле норматив база булдыруга, коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәменең төп юнәлешләрен эшләүгә ирешә алдык”, - дип билгеләде Ленар Гарипов.

Министрның беренче урынбасары шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында күмәк бакчачылыкны үстерүгә өлеш кертүче иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чара кысаларында Азнакай, Югары Ослан, Зеленодольск, Тукай, Менделеевск, Түбән Кама, Биектау, Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре бакчачылары продукциясе күргәзмәсе узды.

«Казан» агросәнәгать паркы территориясендә шулай ук Татарстан Республикасында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бакчачылык һәм яшелчәчелек өлкәсендәге эшенә йомгаклар ясады һәм дәүләт хакимияте органнарының СНТ ассоциацияләре һәм вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Бәйрәм кунаклары өчен хәрефләрдән бизәкләр, балавыздан шәмнәр, ясалма чәчәкләрдән бизәкләр ясау, кашпо бизәү һәм агач әйберләрендә декупаж буенча мастер-класслар оештырылды. Кунаклар өчен шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры, Радик Шәрипҗанов, Булат Шәрипов, Айнур Моратов һәм Марина Карпова чыгыш ясадылар.

«Бакчачы көне - 2024» фестивале кысаларында иң зур кабакка «Кабак – көз патшабикәсе» конкурсы узды. 1 урынны Галина Головницкая алды, ул 30,40 кг авырлыктагы кабакны Башкортостан Республикасының Благовещенск шәһәрендә «Энергетик» бакчачылык шгиркәтендә үстергән.

2нче урын Алинә Тарасовага бирелде, аның кабагының авырлыгы - 28,35 кг (Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Оптимист» бакчачылык шгиркәте).

3нче урынны 24,40 кг авырлыктагы кабак белән Татьяна Шмакова алды (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының «Свияга» бакчачылык шгиркәте).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International