Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эре мөгезле терлекләр өчен фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә сөт юнәлешендә эре мөгезле терлекләр тоту өчен фермалар төзүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итүне игълан итә.

Сайлап алу критерийлары:

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бару һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түләү;

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучы кимендә биш гражданны һәм (яисә) 10 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен (ассоциацияләнгән әгъзалардан тыш) берләштерү;

Сөт сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен матди-техник һәм кадрлар ресурслары булу.

Сайлап алу 2024 елның 16 сентябреннән 30 сентябренә кадәр булачак.

Документларны муниципаль районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кабул итә. Төгәлрәк мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-stroitelstva-ferm-dlya-krs-na-territori.htm

Җаваплы хезмәткәр: Хафизов Руслан Илдар улы, элемтә өчен телефон: +7 (843) 221-76-85

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International