Татарстанда умартачыларның «Умартасыз - безнең киләчәгебез шикле» дигән темага республика семинары узды

2024 елның 30 августы, җомга

Бүген Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы умартачыларының «Умартасыз - безнең киләчәгебез шикле» дигән темага республика семинары, шулай ук «Бал ярминкәсе» узды. Күргәзмәдә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин булдылар.

Бал ярминкәсе кысаларында күргәзмә оештырылды, анда Чүпрәле, Ютазы, Чирмешән, Әлмәт, Лаеш һәм Биектау районнарыннан, шулай ук Чувашия Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән умартачылык продукциясе тәкъдим ителде.

Семинарның пленар өлеше Мәдәният йортында узды. Хакимият башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында муниципаль район территориясендә умартачылыкны үстерүнең мөһимлеген, умарта күчләренең сакланышын һәм аларның санын арттыруны тәэмин итү зарурлыгын билгеләп үтте.

Киңәшмә барышында республика умартачылыгының агымдагы торышына һәм аның якындагы елларда үсеш перспективаларына бәя бирелде. Чыгыш ясаучыларның барысы да умарта кортлары үлемен профилактикалау, умарта күчләренең санын һәм сыйфатлы умартачылык продукциясе җитештерүне арттыру буенча бердәм фикердә иде.

Аеруча тырышлык күрсәткән һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән умартачыларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Чүпрәле муниципаль районының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International