Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Агробиотехнопаркны ачуда катнаштылар

2024 елның 23 августы, җомга

Бүген Татарстанның Лаеш районында "Агробиотехнопарк" ҖЧҖ мәйданчыгында Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булдылар.

"Агробиотехнопарк"ка килүгә кунаклар орлык селекциясе өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштылар. Аларга көнбагышның классик игү технологиясе өчен булдырылган сортлары һәм гибридлары, шулай ук аларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.  Аннары кунаклар Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркын ачуда катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда иң заманча мәйданчыклар - технопарклар булдырырга тырышалар, һәм менә, ниһаять, Агробиотехнопарк барлыкка килде, дип билгеләп үтте.

"Татарстан - сәнәгать Республикасы булуга карамастан, безнең өчен авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим сегменты булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов.  - Без аңлыйбыз, бүген фәннән һәм аның казанышларыннан башка конкурентлыкка ирешү мөмкин түгел. Без, яңа технопарк төбәк әһәмиятендә генә булып калмыйча, биредә тулаем ил өчен чишелешләр булдырылыр, дип уйлыйбыз".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы ачылуга республика җайланмалар (селекция комбайны) сатып алу өчен сертификат бүләк итә, дип хәбәр итте.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы бүген үзебезнең селекциянең көнбагыш чәчүлекләрен бәяләве турында сөйләде. "Бик яхшы нәтиҗәләр. Без Татарстанда һәм тулаем Идел буенда бодай һәм соя үстерү перспективалары турында сөйләштек", - диде ул.

Оксана Лут әйтүенчә, хәзер үсемлекләр һәм хайваннар селекциясе һәм генетикасы - технологик тәэмин ителеш һәм азык-төлек иминлеге буенча яңа илкүләм проектта төп юнәлешләрнең берсе. "Без аны әзерлибез. Һәм без Агробиотехнопаркның үзебезнең селекция үсеше өчен яхшы мәйданчык булачагына ышанабыз", - дип белдерде ул.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры, илебез селекциясендә быел ук көнбагыш, шикәр чөгендере һәм башка культуралар буенча зур алгарыш көтелә, дип өстәде. “Агробиотехнопарк яңа сортлар һәм гибридлар булдыру өчен, студентлар моңа өйрәнсен өчен яхшы мәйданчык булыр, дип ышанабыз. Алар аннары аспирантурага керсеннәр, фәнни хезмәткәрләр булсыннар, сортлар һәм технологияләр уйлап тапсыннар һәм булдырсыннар”, – дип ассызыклады ул.

Оксана Лут шулай ук, Агробиотехнопарк, илкүләм проектның икенче төп юнәлеше буларак, биотехнологияләр үсеше өчен мәйданчык булыр дип, ышаныч белдерә. "Безгә монда эшлиселәр күп әле. Бу эшкә кирәкле партнерларны җәлеп итәрбез, дип уйлыйбыз. Чөнки селекция һәм генетика бездә күпмедер дәрәҗәгә күтәрелгән, һәм аны кузгатып җибәрергә бездә база бар, биотехнологияләр әлегә түбән үсеш дәрәҗәсендә. Безгә якындагы алты елда зур сикереш ясарга туры киләчәк. Һәм бу мәсьәләдә Татарстан ярдәменә өметләнәбез", - диде ул.

Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев Агробиотехнопарк ачылуны югары уку йорты өчен истәлекле вакыйга дип атады.

Ул республика җитәкчелегенә аграр югары уку йортының бүгенге көндә шундый заманча мәйданчыкка ия булуы өчен рәхмәт белдерде. Ул, бу аграр фәнне үстерү һәм агросәнәгать комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен менә дигән база, дип ассызыклады.

Оксана Лут, Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Агробиотехнопаркны карадылар, агролабораторияләрнең җиһазларын бәяләделәр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук АгроНТРИ-2024 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр белән аралашты.

Шунда ук агротехнологияләр өлкәсендә студентлар стартаплары проектларының күргәзмәсе дә куелган иде.

Кунаклар шулай ук теплица хуҗалыгын, кайбер лабораторияләрне, шул исәптән ябык грунт лабораториясен карап чыктылар, эретмә челтәренең һәм башкаларның эше белән таныштылар, орлыксаклагычта булдылар.


 


 


 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International