Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы идарәсе Лаеш муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән очрашу уздырды

2024 елның 26 июле, җомга

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә терлекчелек, умартачылык, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык субъектлары белән очрашу уздырды.

Бүгенге көндә предприятиеләрнең аеруча куркыныч хайван авыруларыннан биологик якланыш мәсьәләсе аеруча кискен тора.

Предприятиеләрнең һәм хуҗалыкларның биологик иминлеген көчәйтү буенча якындагы планнар, шулай ук "Хорриот" мәгълүмат системасына белешмәләр кертеп, хаваннарны 100% идентификацияләү кирәклеге турында фикер алыштылар.

Хуҗалык субъектларын хәбәрнамәләр кабул итү башлану, матдәләрне терлекчелекнең калдык продуктларына кертү һәм туфракка керткәнче, терлекчелекнең калдык продуктларына (ППЖларга) лаборатор тикшерүләр уздыру кирәклеге турында искәрттеләр.

Шулай ук "Ашлык" федераль дәүләт мәгълүмат системасында һәм "Орлыкчылык" федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләсе дә актуаль булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International