Татарстан Республикасының 38 районында көзге бөртеклеләрне җыялар, бүгенге көнгә 198,6 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 33,5 ц/га.
Тәтеш һәм Яңа Чишмә районнарының кайбер хуҗалыкларында уңдырышлылык гектардан 51 центнердан артып китә. Ә республиканың 5 районында уңдырышлылык гектардан 41 центнердан артыграк, болар - Чистай, Ютазы, Минзәлә, Тукай һәм Зәй муниципаль районнары.
Барысы 1 млн 332 мең гектарда - бөртекле культуралар, 35 мең гектарда - кукуруз, 482 мең гектарда майлы культуралар суктырасы бар. 55 мең гектарда - шикәр чөгендере, 4,3 мең гектарда – бәрәңге, 1,9 мең гектар мәйданда яшелчәләр җыеп алырга кирәк булачак.