Бүген Арча муниципаль районының «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм киләсе ел уңышы өчен орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, 11 муниципаль районнан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлары катнашты.