Бүген Арча муниципаль районының «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм киләсе ел уңышы өчен орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, 11 муниципаль районнан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлары катнашты.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләре Татарстан Республикасының 27 районында бара. Бүгенгә 63 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 35 центнер.
Барысы 1 млн 332 мең гектарда бөртекле культуралар, 35 мең гектарда кукуруз, 482 мең гектарда майлы культуралар суктырасы була. 55 мең гектарла – шикәр чөгендере, 4,3 мең гектарда – бәрәңге, 1,9 мең гектарда - яшелчәләр, 161 мең гектар мәйданда силос өчен кукуруз җыеп алырга кирәк булачак.
“Уңыш җыю белән бер үк вакытта туфракны төп эшкәртүне дә мөмкин кадәр тизрәк оештырырга кирәклеген билгеләп үтәсем килә. Соңгы елларда продуктив дымның төп туплануы көзге-кышкы чорда бара. Шуңа күрә җирнең сөрү катламын тирәнәйтү - безнең өчен төп технологик элемент, ул киләсе уңышка запас тупларга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Аннары министр «Арча элеваторы» АҖенә килде, анда агымдагы елның беренче ашлык уңышын кабул итү тантанасы булды. Элеватор хезмәткәрләре ашлык эшкәртүгә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр. Элеваторның сыйдырышлылыгы берьюлы 72,5 мең тоннадан артык төрле бөртекле культураларны саклауга салырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә «Арча элеваторы» АҖ ашлык эшкәртү өлкәсендә тулы спектр хезмәтләр күрсәтә, анда ашлыкны саклауга салудан алып он җитештерүгә кадәр эшләр башкарыла.
Марат Җәббаровның Арча районына эш сәфәре кысаларында шулай ук «Возрождение» агрофирмасы» ҖЧҖендә катнаш азык заводын эшләтеп җибәрделәр. Предприятиедә бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар үстерү белән шөгыльләнәләр, ит һәм сөт җитештерәләр. Санитария-гигиена таләпләрен үтәү өчен заводта санүткәргечләр урнаштырылган, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боларның барысын да карап чыкты.
Киләсе семинар агымдагы елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Тукай районының «Сәйдәшев исемендәге АХП» ҖЧҖендә узачак.