KAZAN DIGITAL WEEK – 2024

2024 елның 9 июле, сишәмбе

2024 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә шунда турыдан-туры катнашып һәм онлайн-форматта узачак.

Оештыручылар - Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.

Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортка бәйле булмау мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны туплау, Россиянең халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгы нигезе буларак технологик суверенитетны һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итү.

Форумда катнашучылар - цифрлы технологияләр җитештерүчеләр һәм кулланучылар, программа белән, югары технологияле продукция белән тәэмин итүчеләр. Катнашучыларны теркәү рәсми сайтта башкарыла. Шунда катнашу өчен кирәкле пакетлар турында мәгълүмат та басылып чыкты.

Тематик юнәлешләр:
– Интеллектуаль транспорт системалары;
– Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;
– Цифрлы индустрия 4.0;
– Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
– Мәдәниятта цифрлы технологияләр;
– Бүгенге заманның кибериминлеге;
– Финтех экосистемасы;
– Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
– Сәламәтлекне саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр;
– Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Форум вакытында «Казан Экспо»да югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, техника һәм җайланмаларның гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе узачак.

«ИТ-лидер компаниясе»  конкурсы узачак. Форумда ун тематик юнәлеш буенча лидер компанияләр билгеләнәчәк.

Вебинарлар сериясе форум алдыннан 2024 елның маеннан сентябрь аена кадәр уза.

Булачак вебинарлар анонслары.

Хакатоннар марафоны форум алдыннан 2024 елның маеннан сентябрь аена кадәр уза.

Катнашуга программистлар, аналитиклар, дата-сайентистлар чакырыла. Финал форум көннәрендә булачак. Марафон турында тулырак.

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International