Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексына ярдәмгә 10 млрд сумнан артык акча биргән

2024 елның 9 июле, сишәмбе

2024 ел башыннан Татарстан Республикасы аграрийлары Россельхозбанктан 10,4 млрд сум акча алганнар, шуларның 9,9 млрд сумы ташламалы шартларда бирелгән. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разинга һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «АГРОВОЛГА - 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте.

Ул, агымдагы елда Россельхозбанк Татарстанга сезонлы кыр эшләрен башкаруга 8,2 млрд сум финанс ярдәме бирде, дип билгеләп үтте.

“Филиалның төбәк базарында сезонлы эшләрне ташламалы кыска сроклы кредитлау сегментындагы өлеше 57% тәшкил итә, шул исәптән кече хуҗалыкларга кредитлар бирү буенча – 76%”, – дигән мәгълүмат бирде ул.

Моннан тыш, Ләлә Кудерметова «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыруда банкның катнашуы турында сөйләде.

Ул, авыл ипотекасы буенча республика халкы банктан 13,3 млрд сум ярдәм алды, дип билгеләп үтте. Шуларның 2 млрд сумнан артыгы быел бирелгән. Финанс чаралары республиканың 4 700 гаиләсенә авыл җирлегендә күчемсез мөлкәт сатып алырга яки төзергә мөмкинлек бирде.

Гомумән алганда, Россельхозбанк Россия буенча авыл ипотекасына 268 млрд сум акча биргән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International