«Агроволга-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә 15 мең 984 кеше булды

2024 елның 5 июле, җомга

Бүген «Агроволга 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенең рәсми ябылышы булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты. Ул барлык катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм күргәзмәне оештыручыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Без барлык экспонентларга һәм кунакларга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәтле. Сезнең актив булуыгыз күргәзмәне уңышлы уздыруга ярдәм итте. Илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез”, – диде ул.

Күргәзмә кысаларында «Краса Агроволги» республика конкурсы, Беларус «МТЗ — ШОУ» газ мотор тракторларын профессиональ йөртү буенча беренче республика чемпионаты, шулай ук мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара турнир һәм башка күп чаралар узды.

Авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру өлкәсендә агросәнәгать комплексының иң яхшы казанышлары күрсәтелде.

Өч көн эчендә күргәзмәдә Россиянең 52 төбәгеннән һәм 8 чит илдән: Әзербайҗан, Беларусь, Иран, Йемен, Казахстан, Кытай, Төркиядән 15 984 кеше булды.

Эшлекле чараларда 600 кеше булды һәм 2000нән артык кеше онлайн кушылды.

Ленар Гарипов күргәзмәдә катнашкан компанияләргә дипломнар тапшырды һәм булачак күргәзмәләргә чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International