Рөстәм Миңнеханов Казанда Росагролизинг филиалын ачуда катнашты

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов Казанда компаниянең филиалын ачтылар. Идел буе федераль округында ул беренче шундый филиал.

Республиканың 700дән артык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе Росагролизинг клиентлары булып тора. Филиал эшчәнлегенең төп фокусы коммерциячел лизингны үстерүгә юнәлдереләчәк. Шул ук вакытта техниканы модернизацияләүгә ярдәм итү өчен төбәк офисы ташламалы лизинг кысаларында да эшләячәк.

Быел Татарстан Россиядә Росагролизинг программалары аша авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү буенча 1 нче урында тора. Бүгенге көндә лизинг шартларында 4,8 млрд сумлык 670 берәмлектән артык техника җибәрелгән. Хезмәттәшлек итү дәвамында Росагролизинг төбәккә 8 меңнән артык авыл хуҗалыгы машинасы җибәргән, ә компаниянең Татарстан агросәнәгать комплексын үстерүгә инвестицияләр суммасы 44 млрд сумнан артып киткән.

Тантаналы ачылыштан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Косов Идел буе федераль округының төбәк тармак ведомстволары вәкилләре белән киңәшмә үткәрделәр.

Аннары яңа филиалда «Востокзернопродукт» АҖ («Красный Восток Агро» ГК) белән ашлык җыю комбайны һәм ашлык культуралары өчен ураклар белән тәэмин итү турында беренче лизинг шартнамәсе имзаланды.

Казандагы филиал, Татарстан аграрийларыннан тыш, Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Түбән Новгород, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән булган клиентларга да хезмәт күрсәтәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International