Ветераннар авыл төзелеше системасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Бу ял көннәрендә Казанда авыл төзелеше системасын төзүнең 65 еллыгына багышланган Президиум утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы Рәисе Марс Алиев, Президиум әгъзалары, ветераннар - «Татагропромстрой» АҖенең элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре, Россия Авыл төзүчеләре берлеге президенты Сергей Мытарев катнашты. Соңгысы “Россиядә авыл төзелеше” китабын презентацияләде, ул Россиядә авыл төзелеше системасы барлыкка килү тарихына багышланган.

Утырышта шулай ук федераль кунакларны бүләкләделәр, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Рәисе Алиев Марс Шәриф улы тармакның унбиш ветеранына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаровның, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының Рәхмәт хатларын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк тамгаларын, аларның таныклыкларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International