Торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле төп оператор тарафыннан 13 млрд.сум акча бирелгән, шуның 2 млрд. сумга якыны – быел.
Татарстан, алдынгы агросәнәгать төбәкләренең берсе буларак, авылга кадрлар җәлеп итү һәм авыл халкының торак шартларын яхшырту белән кызыксына. Халыкка ярдәм күрсәтүнең бер инструменты - «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы, аны гамәлгә ашыруда республика актив катнаша. Шуны әйтергә кирәк, Татарстан авыл ипотекасын гамәлгә ашыру буенча, гадәттәгечә, лидер төбәкләр өчлегенә керә, быел гына да банк 2 млрд.сумга якын акча бирде һәм республикада 380нән артык гаиләгә торак мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итте.
Татарстан Росреестры белешмәләре буенча, муниципаль районнар арасында «Авыл ипотекасы» программасы буенча иң күп алыш-бирешләр республиканың Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай һәм Арча районнарында теркәлгән.
Гомумән алганда, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы эшли башлаганнан бирле авыл ипотекасыннан бөтен Россия буенча 100 меңнән артык кеше файдаланган. Программаның төп операторы буларак, Россельхозбанк тарафыннан илебез халкына тулаем 250 млрд. сум ярдәм күрсәтелгән.