Министрлыкта агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов, Гелүс Баязитов, Дмитрий Яшин, Рөстәм Гайнуллов, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, шулай ук Министрлык бүлекләре башлыклары һәм тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  агросәнәгать комплексының Дәүләт мәгълүмат системасын модернизацияләүнең төп ихтыяҗларын һәм максатларын билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  агросәнәгать комплексының Дәүләт мәгълүмат системасын модернизацияләү өчен функциональ таләпләр формалаштыру зарурлыгы турында фикерләр әйтелде. 

Марат Җәббаров үзенең кереш чыгышында, агросәнәгать комплексы - Татарстан икътисадының мөһим өлеше булып  тора, дип билгеләп үтте. Аның үсешендә  төп фактор – цифрлаштыру, диде ул. Бүген республика территориясендә авыл хуҗалыгының барлык өлкәләренә кагылышлы цифрлаштыру чаралары комплексы эшләнә. 

Белешмәләрне автомат рәвештә җыю, саклау һәм анализлау өчен 2022 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының Дәүләт мәгълүмат системасы модернизацияләнде. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының Дәүләт мәгълүмат системасы – ул агросәнәгать комплексында барлык катнашучылар өчен цифрлы, аналитик һәм мониторинг чишелешләрен берләштерә торган бердәм мәгълүмати платформа. Бүгенге көндә система 9 модульдән тора.

«2024 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының Дәүләт мәгълүмат системасы модернизацияләү планлаштырыла, шуңа бәйле рәвештә, әлеге системаны үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Тәкъдимнәр керткәндә, федераль системалар белән интеграцияне исәпкә алу  зарур», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Нияз Хәлиуллин үз чыгышында Дәүләт мәгълүмат  системасында бүген гамәлдәге  төп бүлекләр турында кыскача сөйләп китте.  Болар – авыл  хуҗалыгы товар җитештерүчесенең бердәм платформасы; белешмәләр җыю модуле; тулы  күзәтү аналитикасы; геомәгълүмат системасы; авыл хуҗалыгы җирләре  мониторингы; кулланылмый торган җирләр мониторингы; су сиптерү мониторингы; известьлау  мониторингы; хайванның цифрлы паспорты. 

“Хәзер без системада  эшне тизләтү өчен һәр юнәлештәге җаваплы заттан агросәнәгать комплексының Дәүләт мәгълүмат системасын модернизацияләү буенча   тәкъдимнәр җыярга телибез”, - дип билгеләп үтте ул.  
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International