Татарстанда узган өч ярминкәдә 200 млн сумнан артыкка продукция сатылган

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Республикада 16 марттан бирле шимбә көннәрендә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск  районында  2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә  гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. 

Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанда Батыршин, Ямашев, Краснококшайск урамнарындагы ярминкәләр эшен карап чыкты. 

Узган 3 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 211,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 312,5 тонна яшелчә, шул исәптән 166,7 тонна бәрәңге, 54,7 тонна үчәүле  сөт, 130,5 тонна шикәр, 653,1 мең данә тавык йомыркасы, 277,3 тонна ит, шул исәптән 140,5 тонна мөгезле эре терлек  ите.

Ярминкәләр уздыруга 33 муниципаль район, 2 340 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләрне 2024 елның 28 апреленә кадәр уздыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International