Татарстан Республикасы муниципаль районнарында умартачылык буенча киңәшмәләр узды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

2024 елның 15 - 26 мартында Балтач, Арча, Зеленодольск  һәм Теләче муниципаль районнарында муниципаль район башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары, консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария лабораторияләре мөдирләре, «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»   ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы вәкилләре, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ директоры, район умартачылар оешмасы рәисе, агрономнар, умартачылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре   катнашында умартачылык мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.   

Уздырылган киңәшмәләрнең төп максаты - авыл хуҗалыгы үсемлекләрен химик эшкәртү вакытында профилактикалау һәм  бал кортларының үлүен булдырмау.

Умартачылык тармагы - республика авыл хуҗалыгының динамик үсештәге   юнәлеше ул, аның өстенлекле бурычы - чимал һәм азык-төлек иминлеген  тәэмин итү, республиканың авыл районнарында тотрыклылыкка ирешү, чөнки бал кортлары үсемлекчелектә күп энтомофиль культураларны серкәләндерүдә  катнашалар, шуның белән бергә азык культураларының уңышын арттырырга ярдәм  итәләр.

 Республика  умартачылыгын  уңышлы үстерү шартларының берсе - авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең, агрономнарның, зоотехникларның, умартачыларның, җирле үзидарә органнарының, дәүләт ветеринария хезмәтенең, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләренең бергәләп көйле  эшләвен булдыру. Киңәшмәләрдә барлык катнашучыларның игътибары шуңа  юнәлдерелде. 

Чыгыш ясаучылар  бал кортларының үлүен булдырмауны  профилактикалау өчен үтәлергә тиешле түбәндәге иң беренче  чираттагы бурычларга игътибар иттеләр:   

энтомофиль үсемлекләрне эшкәрткәндә 1 һәм 2 класслы куркыныч препаратларны куллануны чикләү, аларны 3 класслы куркыныч препаратларга, шул исәптән биологик препаратларга алыштыру; авыл хуҗалыгы үсемлекләре эшкәртеләчәге турында умартачыларга  вакытында хәбәр итү; пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда закон таләпләрен үтәү; һәр умарталыкның ветеринария-санитария паспортларын булдыру;  умартачылык продукциясен һәм патологик материалны анализга тапшыру; умарталарны дәүләт теркәве узган  үткән дару препаратлары белән вакытында дәвалау, бал кортлары  күпләп үлгәндә умарталыкларны тикшерү буенча комиссияләр төзү; торак пунктлар чикләрендә баллы үсемлекләрдән яклау полосалары булдыру; энтомофиль үсемлекләрне эшкәртүдәге  алдынгы технологияләр буенча умартачыларны, агрономнарны һәм механизаторларны укыту.

Республикада бал кортлары  күчләрен профилактикалау һәм саклап калуны тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры       М.А. Җәббаров тарафыннан “Умарталарны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулауны булдырмау, умарталар  авыруларын кисәтү һәм бетерү, аларны  дәвалау  буенча чаралар үткәрү турында” 2024 елның 21 мартындагы ПР-27 номерлы йөкләмәләр исемлеге расланды, ул үтәү өчен кызыксынучы затларга җиткерелде.   

Әлеге чаралар бу атнада Аксубай, Кама Тамагы һәм Актаныш районнарында үткәреләчәк. Шундый форматта киңәшмәләр үткәрү республикада бал кортлары  күчләре санын һәм умартачылык продукциясен арттырырга ярдәм  итәчәк. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International