Министрлыкта саламны тирәнтен эшкәртү технологиясе турында фикер алыштылар

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында министрның  беренче  урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә «Алангрин  Сольволиз» ҖЧҖнең генераль  директоры Ренат Лотфуллин белән эшлекле  очрашу  узды.  

 Эшлекле очрашу  барышында Ренат Лотфуллин экологик төргәкләү әйберләре, биопластиклар һәм ашламалар җитештерү өчен саламны тирәнтен эшкәртү технологиясе турында сөйләде. Аны  алга  таба  хәл итү  бер мәртәбә кулланыла торган пластик төргәкләү әйберләрен алыштырырга мөмкинлек тудырачак һәм компостлаштыру өчен азык калдыкларын җыюны тәэмин итәчәк.  

“12 ел элек тикшеренүләр  биоягулык өчен үсемлек калдыкларын куллану, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе  ихтыяҗларын тәэмин итү мөмкинлекләрен эзләүдән башланган  иде”, – дип билгеләп үтте ул.

Проект өчен АПК предприятиеләренең табышлылыгын арттыру өстенлекле булып тора. Хәзер предприятиеләрнең җитештерү ихтыяҗлары һәм хезмәттәшлекнең потенциаль мөмкинлекләре актив тикшерелә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International