16 марттан республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәре мәйданчыкларында булды.
Ике атнада узган ярминкәләр нәтиҗәләре буенча: 141,5 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан - 210,8 тонна яшелчә, шул исәптән 115,4 тонна бәрәңге, 36,5 тонна үлчәүле сөт, 89,6 тонна шикәр, 460 мең данә тавык йомыркасы, 181 тонна ит, шул исәптән 92,9 тонна мөгезле эре терлек ите.
Ярминкәләр уздыруга 33 муниципаль район, 1 548 бер. транспорт җәлеп ителгән. .
Ярминкәләр 2024 елның 28 апреленә кадәр булачак, дип планлаштырылган.