Министрлыкта игенчелекнең туфракны саклау буенча агроландшафт системалары проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2024 елның 22 марты, җомга

Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә игенчелекнең туфракны саклау буенча агроландшафт системалары проектларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләре белән шәхси очрашулар узды.  

Бүгенге көндә барлыгы 31 проект эшләнгән, алар 243,0 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләрен үз эченә ала. Очрашулар барышында җитәкчеләр 2023 елда проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2024 елга билгеләнгән  планнар турында сөйләделәр.

Кырлардан  аларның агроэкологик үзенчәлекләрен исәпкә алып файдалануга юнәлдерелгән һәм фәнни нигезләнгән чәчү әйләнешләрен эшләү мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне эрозия процессыннан саклау мәсьәләсе кискен тора. Җирләрне  яклау максатларында  Әтнә районының  Ленин ис.  Нәсел заводы АХҖК тарафыннан   2023 елда 127,7 гектар эрозиягә каршы урман үсентеләре булдырылган,  Нурлат районының “Таң” АХҖК тарафыннан -  53,5 гектар, Сөләйманов А.И. КФХ тарафыннан  - 50,2 гектар, Балтач районының  Тимирязев ис. ҖЧҖ тарафыннан  - 42,6 га, “Венета”  ҖЧҖ тарафыннан - 38 га. 

Шулай ук җирләрнең деградацияләнүен булдырмау һәм игенчелекне биологияләштерү, шул исәптән сидераль культуралар һәм иртә өлгергән культуралар җыеп алынганнан  соң чәчелгән  культураларны  чәчү, вакланган саламны  тарату, сыек һәм каты тирес кертү, биопрепаратлар куллану аша туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре дә каралды.  

Проектларны гамәлгә ашырганда барлык технологик чишелешләрне  цифрлы    хәл итү планлаштырылган.  Әтнә районының Ленин ис.  Нәсел заводы АХҖК,  Кукмара районының «Туйма» ҖЧҖ, «Вахитово» ҖЧҖ, Арча районының «Возрождение» агрофирмасы ҖЧҖ, Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖ, Балтач районының «Агроинвест» ИК хуҗалыгы,  Тимирязев ис. ҖЧҖ, «Венета» ҖЧҖ,   Биектау районының «Бөреле» ЯАҖ, Тукай районының “Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖ -  боларда 2024 елга кыр эшләрен башкаруга бюджет һәр культура өчен технологик карта эшләп,  программа продукты аша карала. Шулай ук техниканы мониторинглау программаларын куллану һәм башкарыла торган процессларны исәпкә алуны автоматлаштыру өчен авыл хуҗалыгы машиналарына тамгалар урнаштыру планлаштырыла. Калган хуҗалыклар цифрлы платформаларга күчүне төгәлләү  стадиясендә. 

Игенчелекнең агроландшафт туфракны саклау системалары проектларын гамәлгә ашыру икътисадый нәтиҗә алуга, туфракның уңдырышлылыгын саклауга һәм һава торышы-климат шартларын ачыклау һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы уңыш алу мөмкинлеген бирә торган  агроэкологик каркас булдыруга юнәлдерелгән. 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International