Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) автомобиль хуҗаларына газ-мотор ягулыгына күчәргә булыша

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Россельхозбанкның Татарстан филиалы автомобиль транспортында, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы техникасында табигый газны куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән дәүләт проектын гамәлгә ашыруда катнаша. 

Моның өчен банк газ-мотор ягулыгы базарында катнашучылар өчен кредит продуктларын яраклаштырган. Аерым алганда, газ баллоны җайланмасын урнаштырырга теләүче автомобиль хуҗалары өчен махсус кредит продукты эшли.

Акчаларны газ-мотор ягулыгында эшли торган автотранспорт чараларына/авыл хуҗалыгы техникасына газ баллоны җайланмасын, шул исәптән аны урнаштыру өчен комплектлау әйберләрен сатып алуга,     урнаштыруга юнәлтергә мөмкин. 

Табигый газ (метан) - автомобиль ягулыгының иң чиста төрләреннән  берсе. Газ баллоны җайланмасын куллану автомобиль хуҗаларына ягулык сатып алу чыгымнарын киметергә, шулай ук эшкәртелгән газларны атмосфера һавасына чыгаруны киметергә, шуның белән экологик вәзгыятьне  яхшыртырга мөмкинлек бирә. Транспортны метанга күчерү ярты ел эчендә  (йөрү кимендә 30 000 км булса) аклана. Шулай итеп, мотор ягулыгы буларак, табигый газны (метан)   куллану иртәгәге  көнгә потенциаль файда көтү түгел, ә агымда, бүгенге  көндә  акчаларны янга  калдыру  өчен реаль   мөмкинлек.

Татарстан Республикасы газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча алдынгы позицияләрнең берсен биләп тора. Бүгенге  көндә   республикада   метанда  14 000 берәмлек транспорт чарасы кулланышта. 2023 елда мотор ягулыгы сыйфатында тыгызландырылган  табигый газны (КПГ) куллануның гомуми күләме 65,71 млн куб.м булган.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International