Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының Х Пленумы узды. Көн тәртибендә берничә мөһим мәсьәлә, шул исәптән Республика һөнәр берлеге комитетының 2023 елдагы эшчәнлеге, Һөнәр берлеге оешмаларын оештыру-кадрлар ягыннан ныгыту буенча һөнәр берлекләре органнарының бурычлары, 2023 елда Һөнәр берлеге бюджетының үтәлеше турында хисап та каралды.
Пленум эшен ачып, Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина мөһим бурычларның берсенә – Һөнәр берлеген оештыру ягыннан ныгытуга игътибар юнәлтте. Якын киләчәктә эш юнәлешен билгеләп, әгъзалар санын арттыру, башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларын булдыру һәм элек булганнарын торгызу буенча гамәли чаралар эшләү бурычын куйды, шул максатларда, 2024-2025 елларда узачак хисап - сайлау кампаниясе мөмкинлекләреннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк, дип өндәде ул.
Булат Гарифуллин башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларының күбесендә уңышлы уздырылган күмәк шартнамәчел кампания турында сөйләде. Ул үз чыгышында тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы үсеше динамикасының уңай булуын әйтеп узды. Росстат белешмәләре буенча, 2023 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүендә, өстәмә җитештерүсез, уртача айлык хезмәт хакы 44 096 сум булган. 2022 ел белән чагыштырганда, 17,5%ка арткан. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә 2023 елда уртача хезмәт хакы 54 477,3 сум булган, үсеш - 27,3%.
Пленум эше кысаларында ВНИВИ башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Екатерина Панкованың эш бирүче, учреждениедә һөнәр берлеге әгъзалары белән үзара эш итү принциплары турында, февраль аенда Мәскәүдә узган башлангыч һөнәр берлеге оешмалары рәисләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашуы турында чыгышы һәм Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильеваның чыгышы тыңланды. Ул Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясады. Татьяна Юрьевна Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге республика комитетының эшчеләр хокукларын һәм социаль гарантияләрне яклау эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Фәридә Гарифуллина 2025 елның апрелендә Республика һөнәр берлеге оешмасының хисап-сайлау конференциясен уздыру планлаштырылуын искәртеп узды. Пленумда Һөнәр берлегенең структур оешмаларыннан делегатлар күрсәтү нормасы турында бертавыштан карар кабул ителде. Очрашу ахырында Һөнәр берлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча иң яхшыларны бүләкләү булды.