Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск  районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә  традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәре мәйданчыкларының эшләрен карап чыкты. 

Беренче ярминкәләр нәтиҗәләре буенча 71,1 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 106,8 тонна яшелчә, шул исәптән 60,2 тонна бәрәңге, 16,5 тонна үлчәүле сөте, 44,1 тонна шикәр, 246,1 мең данә тавык йомыркасы, 87,8 тонна ит, шул исәптән 48,0 тонна сыер ите.

“Бүген беренче язгы ярминкә булуга карамастан, килүчеләр күп булды. Яшелчәләргә, йомыркага һәм сөт продукциясенә ихтыяҗ арту  күзәтелә”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Ярминкәләр уздыруга  33 муниципаль район, 787 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Ярминкәләрне 2024 елның 28 апреленә кадәр уздыру планлаштырылган. 
 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International