Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

2024 елның 15 марты, җомга

Иртәгә, 16 мартта, Татарстанда авыл  хуҗалыгы  продукциясен һәм көндәлек азык-төлек  товарларын сату  буенча гадәттәге  ярминкәләр эшли башлый.   Продукцияне Татарстан муниципаль районнарыннан һәм республиканың  агросәнәгать комплексы оешмаларыннан китерәчәкләр. Казанда  сәүдәләр иртәнге 6:00 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр барачак.  

Ярминкәләрдә  ит, казылык продукциясен, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен, гадәттәгечә,  шәһәр халкы көтеп ала,  бигрәк тә өлкән буын кешеләре, һәм алар зур социаль әһәмияткә ия.

Ярминкәләр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск  районында 28 апрельгә кадәр уздырылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International