Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелекнең агымдагы елның 2 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды. Чарада шулай ук муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында агымдагы елның 2 аенда 283 мең тонна сөт савылган булуын билгеләп үтте, артым - 23 мең тонна, бу узган елга карата 109% тәшкил итә, дип белдерде ул. 2 айда бер сыердан савым 10%ка арткан.
Ит 66 мең тонна җитештерелгән, шуның 15,6 мең тоннасы – мөгезле эре терлек ите, 2023 елга карата - 98%. Дуңгыз ите -16 мең тонна, үсеш - 5 процент һәм кош-корт ите ите - 34 мең тонна, 1 мең 578 тоннага азрак.
17 муниципаль районда сыерлар саны 2023 елга караганда арткан. Минзәлә, Кукмара, Алабуга, Балтач, Арча, Саба һәм Мөслим районнарында сыерлар санын арттыруны дәвам итәләр.
Дуңгызлар республикада 6 эре дуңгыз комплексында тупланган. Барлык хуҗалыкларда терлекләр буенча уңай динамика күзәтелә. Дуңгызларның баш санын иң күп арттыручылар арасында Кама Беконы, Нәүрүз, Авангард, Көнчыгыш һәм Феникс комплекслары.
18 муниципаль районда атлар саны узган ега караганда арткан. Иң күп арттырган районнар - Саба, Балтач һәм Буа муниципаль районнары.
Аннары Сирень Нигъмәтҗанов игътибарны сөт җитештерүгә юнәлтте. Сөт җитештерүне узган елга караганда иң күп арттырган районнар: Минзәлә, Әлки, Кукмара һәм Балтач районнары. Бүгенге көндә алар республикада сөт җитештерүне арттыру буенча локомотив булып торалар.
“Шулай ук сөтне 1 мең тоннадан артык арттырган лидерларыбызны билгеләп үтәсем килә , алар - Алабуга, Бөгелмә, Саба, Азнакай һәм Актаныш районнары. Быел Арча районы югары темплар белән бара, + 2,5 мең тонна,” - дип билгеләп үтте ул.
Аннары нотык белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул, ике ай йомгаклары буенча, 46 мең 324 баш бозау туган, шул исәптән февраль аенда 22 мең 600 баш, бу узган елгы дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте. 165 мең 823 баш дуңгыз баласы туган, узган ел белән чагыштырганда, 5 процентка яки 7943 башка күбрәк. Бәрәннәр һәм кәҗә бәтиләре 8 мең 700 баш туган, узган елга карата - 82%. Тайлар 160 баш туган, узган ел белән чагыштырганда - 87%.
Дамир Миңнебаев сәнәгать секторының сөт комплекслары мисалларына аерым тукталды, аларда планлы рәвештә заманча технологияләр кертелә, терлекләр белән идарә итү, терлекләрне тукландыру һәм цифрлаштыру программалары гамәлгә ашырыла, җитештерү техник яктан камилләштерелә - мондый комплексларның һәр хезмәткәре тарафыннан һәркөнне уртача 1 тонна сөт җитештерелә. Синхронлаштыру ысулларын куллану терлек үрчетүне яхшырак алып барырга, шулай ук хуҗалык икътисадына идарә итүне яхшыртырга мөмкинлек бирә.
“Сыерларны һәм таналарны орлыкландыруны аерым контрольгә алырга кирәк, бигрәк тә язгы чорда, физиологик халәтләрен исәпкә алып, төркемнәргә бүлүне бик төгәл оештырырга кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрне үрчетү вәзгыяте дә кузгатылды. 2024 елның 1 мартына 14,2 мең сыер орлыкландырылган, узган елга карата 0,3 мең башка күбрәк. Ясалма орлыкландыру 15% тәшкил итә, бу узган елга караганда 102%ка күбрәк.
Киңәшмә ахырында Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны 2024 елның 19 мартында «Элита» нәсел предприятиесе АҖ базасында узачак «Россиянең терлекләр белән идарә итү системасы - АРКА» семинарына чакырды.