Министрлыкта АПК ветеранын котладылар

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара  хатын-кызлар  бәйрәме  алдыннан  Министрлыкта агросәнәгать комплексы ветераны Эльмира Гурьянованы  котладылар. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге кошчылык тармагына   багышланган.    

Министрның беренче  урынбасары  Ленар Гарипов, Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы рәисе   Марс Алиев, Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы  Президиумы әгъзасы  Нәгыйм Мортазин аны һәм аның  аша барлык  хатын-кызларны алдагы  күркәм яз бәйрәме белән котладылар.   

Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, кошчылык тармагында  эшләүчеләрнең 80%ын диярлек күркәм, сөйкемле хатын-кызларыбыз тәшкил итә. Юбилее уңаеннан Эльмира Гурьяновага нык сәламәтлек, уй-хыялларын  тормышка ашырырлык көч-куәт, алга  таба   хәерле, матур гомер  кичерүен теләделәр һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International