Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү буенча комиссия утырышы узды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Анда шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындыгы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле Рөстәм Гаязов катнашты.

Дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарда дәүләт граждан хезмәткәренең, яллаучы вәкиленә алдан хәбәр итеп,  башка түләүле эш башкару хокукы каралган.

Бу хокукны гамәлгә ашыруның төп шарты - мәнфәгатьләр конфликты булмау. Моннан тыш, башка түләүле эшне башлаганчы,  хезмәткәр шундый   нияте  булу  турында яллаучы вәкиленә катгый рәвештә алдан хәбәр итәргә тиеш. Ягъни, дәүләт граждан хезмәткәре тарафыннан яллаучы  вәкиленә  башка түләүле эш  башкару нияте булу турында алдан хәбәр итү аның өчен катгый   гамәл булып тора. 

Комиссия Министрлыкка дәүләт граждан хезмәткәрләреннән кергән мәнфәгатьләр конфликтына китерми торган башка түләүле эш  башкарулары турындагы хәбәрнамәләрне  карады. Әлеге хәбәрнамәләр вакытында кермәгән. Әмма түләүле эш мәнфәгатьләр конфликтын барлыкка китерә торган  түгел.   

Хәбәрнамәләрне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына, дәүләт граждан хезмәткәрләрен  дисциплинар җаваплылыкка тартмыйча, аларга хезмәт тәртибенә карата таләпләрне бозуларын   булдырмауны күрсәтүне тәкъдим итәргә, дигән карар кабул итте.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International