Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казанның 1 нче номерлы интернат-мәктәбе хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтте

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казанның 1 нче номерлы интернат-мәктәбе  коллективын котлады. «Очень важная корова» һәм «Васькино счастье»  брендларының сөт продукциясе җыелмаларын белем бирү учреждениесенең 89 хезмәткәре алды. 

Хәзерге вакытта мәктәптә Татарстанның төрле районнарыннан үсешләрендә менталь кимчелекләр булган, аутизм белән авыручы, психик үсешләрендә   кимчелекләр, булган сөйләм һәм ишетү сәләтләре бозылган 227 укучы белем ала. Анда, аерым алганда, приюттан һәм балалар йортларыннан килгән балалар укый, интернатта тәрбияләнүчеләрнең 70%ы - инвалид балалар. Шулардан  80 бала интернатта даими   яши.

 “Балалар белән эшләү бервакытта  да  җиңел түгел, ә инвалид балалар белән эшләү бик  күпкә  авыррак. Интернат-мәктәпнең укытучылар  коллективы күбесенчә хатын-кызлардан торганын белеп, без аларны бәйрәм белән котларга һәм аларга һәрдаим үзенчәлекле балаларны кайгыртып һәм яратып  яшәүләре өчен рәхмәт әйтергә булдык. Чөнки интернатта тәрбияләнүчеләрнең күбесе өчен укытучылар - педагоглар гына түгел, алар бу  балалар өчен бик якын кешеләр, аларның җан тынычлыгы  һәм тернәкләнү мөмкинлеге күп очракта шул  укытучылардан тора”, – дип билгеләп үтте «ЗМК» АҖ генераль директоры Әүфәр Галиев.

Бүген 1 нче номерлы интернат-мәктәптә һәр педагог, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, индивидуаль уку процессын оештыра. Уку процессында балаларның индивидуаль сәләтләрен үстерү, укучыларның адаптацияләшүе һәм алга таба социальләшүе өчен кирәкле шартлар тудырыла. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International