Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров катнашты.
“Бүген фермерлар съезды кысаларында без көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз, аларга җаваплар һәм чишелешләр табарга тырышачакбыз. Без, бердәм организм буларак, 2024 елны нәтиҗәле һәм уңышлы итәргә бурычлы. Моның өчен бездә барлык инструментлар һәм дәүләт ярдәме бар”,– дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Кече хуҗалыкларда узган ел 128,1 млрд. сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, шул исәптән КФХларда - 30,1 млрд. сумлык. Фермерлар тарафыннан 205 мең тонна сөт, 25 мең тонна ит, 28 млн. данә йомырка, 864 мең тонна ашлык, 24 мең тонна бәрәңге, 35,4 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Фермер хуҗалыкларында 99 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән - 36,4 мең сыер, 37 мең баш сарык һәм кәҗә, 1691 мең баш кош-корт бар.
2024 елга кече хуҗалыкларга федераль үзәк катнашында 6 юнәлеш буенча һәм республика бюджетыннан 9 юнәлеш буенча 1,2 млрд.сум күләмендә турыдан-туры ярдәм итү каралган.
Федераль финанслашу 551,3 млн. сум күләмендә каралган, проектларны конкурс буенча сайлап алу беренче тапкыр «Электрон бюджет» системасы аша башкарылачак. 9 юнәлеш буенча республика ярдәменә 696 млн. сум каралган.
“Әлеге ярдәмнән мөмкин кадәр активрак файдаланырга кирәк, ул бөтен ил күләмендә иң зур ярдәм. Моның өчен Рәисебез Рөстәм Нургали улына, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улына авыл кешеләренең проблемаларына даими игътибар бирүләре һәм аларны кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерәсем килә”, – дип ассызыклады министр.
Камияр Байтемиров үз нотыгында, бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 270 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 99,9 мең баш сыер исәпләнә, дип билгеләп үтте. Соңгы 5 елда җир кишәрлекләре булган шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны 11 мең берәмлеккә артып, 417 мең берәмлеккә җиткән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның җир мәйданы 5 ел эчендә 500 гектарга артып, 114,7 мең гектарга җиткән.
Гомумтанылганча, бүген кече хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башка оештыру-хокукый рәвештәге оешмаларга караганда югарырак үсеш күрсәтәләр. Татарстан Республикасында җитештерелгән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләмендә кече хуҗалыкларныкы 44,3% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә һәм эшкәртүгә берничә программа буенча, Грант ярдәмен дә кертеп, 3 млрд 50 млн 587 мең сум субсидия алганнар, бу Татарстан Республикасы АПКсы өчен гомуми бүленгән 18 млрд 152 млн 289 мең сумнан 16,8% тәшкил итә.
Эре һәм урта предприятиеләр субсидия рәвешендә 15 млрд 101 млн 702 мең сум алдылар, бу КФХлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары барысы бергә алганга караганда 5 тапкыр күбрәк. Һәм әлеге очракта эре һәм урта предприятиеләр продукцияне дә 5 тапкыр күбрәк алырга тиеш.
“Без һәрвакыт нәтиҗәлерәк эшләүчеләрне хупларга һәм аларга тиешенчә ярдәм итәргә кирәк, дип саныйбыз. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыклар үсешенә яңа импульс бирергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Камияр Байтемиров.
Аның фикеренчә, законнарны һәм дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру тәртипләрен камилләштерергә кирәк. Кече хуҗалыкларның табышлылыгын тәэмин итү буенча административ һәм икътисадый механизмнарны үзгәртергә кирәк. Шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы кулланучылр кооперативларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда алдынгы технологияләрне, хуҗалыклар җитештерүендә, эшкәртүендә һәм цифрлаштыруда барлык технологик чылбырны куллану зарур.
Утырыш ахырында «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары һәм һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.