Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Катар делегациясе булды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Катар делегациясе булды. Эшлекле очрашу министр урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә узды.

Ул Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм Республика  Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе  һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5 урында тора, дип билгеләп үтте. Республика Россия төбәкләре арасында башлангыч нәтиҗәләр буенча: сөт җитештерүдә - 1 урында, бәрәңге буенча - 2 урында, сугым өчен терлек һәм кош-корт ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча 9 урында тора.

Узган катлаулы елда да 3,5 млн.тоннадан артык ашлык, 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере, 880 мең тонна бәрәңге һәм 264 мең тонна яшелчә җыелган. Бу нәтиҗәләр халыкны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Киңәшмәдә катнашучылар алга  таба санкцияләр шартларында Хәләл продукция экспортлау, шулай ук Катар Дәүләте белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре  буенча фикер алыштылар. 

Министр урынбасары шулай ук Катар вәкилләрен быел май аенда узачак «KAZAN-FORUM 2024» форумына һәм 3-5 июльдә узачак «Агроволга» халыкара күргәзмәсенә чакырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International