1 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар Советы исеменнән Югары Балтай авылы мәчетендә ветеран-юбиляр – Мәхмүт Сәлаховны Апас районы хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин һәм «Татагрохим» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин котладылар.
Мәхмүт Сәлахов - хуҗалык җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1985 елда). Апас районы Югары Балтай авылында туган. Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлаган. 1959 елдан - Крупская исемендәге күмәк хуҗалык әгъзасы. 1970-1979 елларда - инженер, 1979 елдан - Крупская исемендәге күмәк хуҗалык рәисе, соңрак - Балтай АКХ рәисе. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале, СССР ВДНХның Бронза һәм Көмеш медальләре белән бүләкләнгән.
Хезмәт итү чорында Мәхмүт Сәлахов авылның социаль структурасын яхшыртуга зур өлеш кертә. Аның тырышлыгы белән авыл нык үзгәрә, бөтенләй башка инфраструктура барлыкка килә.
«Татагрохим» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы үтенече буенча юбилярга «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен һәм тиешле таныклык тапшырды.
Апас районы администрациясе карары белән "XX гасырның алтын йөрәкле кешесе" исеме бирелгән.