Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветераннарын юбилейлары белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Сәламләү сүзе белән Ленар Гарипов чыгыш ясады. “Сез гомер буе авыл хуҗалыгына хезмәт иттегез, аны үстерүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Сездән үрнәк алырга һәм сезгә тигезләнергә була”, – диде Ленар Гарипов.
Михаил Виноградов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1992 елда аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләү һәм аның сыйфаты буенча дәүләт инспекциясе башлыгы итеп билгелиләр. 1999 - 2001 елларда Аппарат җитәкчесе – «Татптицепром» авыл хуҗалыгы җитештерү берләшмәсенең кадрлар бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкара.
Шулай ук үзенең 75 яшен Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Әнвәр Закиров билгеләп үтә. Чара ахырында ветераннарга күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.