«Алтын көз - 2023» агросәнәгать күргәзмәсе йомгаклары

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Мәскәүдә Россиянең иң эре агросәнәгать күргәзмәсе - 25нче юбилей «Алтын көз – 2023» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды, анда һәр елны төбәкләр һәм җитештерүчеләр авыл хуҗалыгының яңалыкларын һәм казанышларын күрсәтәләр. Агрокүргәзмә кысаларында Россия  Федерациясе   Авыл хуҗалыгы министрлыгы төрле юнәлешләр буенча тармак конкурслары үткәрде. Татарстан аграрийлары традиция  буенча эшлекле программа чараларында һәм конкурсларда актив катнаштылар.  
Илдә төп авыл хуҗалыгы казанышларын күрсәтү эше Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының тармак конкурсларында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү белән тәмамланды. 
 Татарстан галимнәренең һәм аграрийларының фәнни казанышлары һәм эшләнмәләре быел да бөтен илдән йөзләгән катнашучы арасында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләкләренә лаек булды.  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф департаменты конкурсларында мелиорация тармагы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре һәм белгечләре катнашында башкарылган фәнни һәм конструкторлык эшләнмәләре берьюлы дүрт алтын медаль алды. 
Шулай  итеп, «АПКны нәтиҗәле мәгълүмати-консультацион тәэмин иткән өчен» конкурсында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли тикшеренүләр институтының органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәге  мелиорацияне, мелиорация фәнен һәм органик  авыл  хуҗалыгын үстерү буенча АПКны  мәгълүмати-консультацион тәэмин иткән өчен алтын медаль һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Эш Үзәк җитәкчесе - икътисад фәннәре докторы В.В. Хоменко җитәкчелегендә алып барыла. 
 Шулай ук «Авыл хуҗалыгына инновацияләрне уңышлы керткән өчен» конкурсында «Мелиорация өлкәсендә инновацион эшләнмәләр» номинациясендә «Онлайн идарә  һәм сугаруны цифрлаштыру функциясе булган киң колачлы су  сиптерү машиналарын эшләү һәм җитештерүгә  кертү» эше алтын медаль һәм җиңүче дипломына лаек булды. Әлеге эш  Татарстан  Республикасы  Фәннәр академиясе, «Татмелиорация» ТК ААҖнең Казан сугару техникасы заводы һәм “Идел буе мелиорация-су  хуҗалыгы” («Приволжскмелиоводхоз») идарәсе” ФДБУ галимнәре һәм белгечләре коллективы тарафыннан башкарылган. 
 Шулай ук «Агросәнәгать тематикасы буенча басмалар эшләү, чыгару һәм кулланучыларга җиткерү» номинациясендә алтын медальгә 2023 елда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Хисмәтуллин җитәкчелегендә басылып чыккан «Сугарылулы игенчелекне үстерүнең һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыруның инновацион юллары» монографиясе лаек булды.
«Агробиотехнология өлкәсендә инновацион эшләнмәләр» номинациясендә иң югары бәягә -  Россия  Федерациясе  Авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медаленә  шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан дәүләт аграр университеты галимнәренең һәм мелиораторларның «Тәҗрибә кырларын сугару өчен инновацион мелиорация системасын эшләү һәм гамәлгә кертү» дигән уртак эше лаек булды, ул Казан  дәүләт аграр  унивекрситетының Агробиотехнопарк кырларында Татарстан мелиораторлары  тарафыннан  кулланылган. 
Көмеш медальгә агрохимиклар һәм аграр югары уку йорты галимнәре лаек булды, болар:
 - “Татарский”  агрохимия хезмәте  үзәге” ФДБУ - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы А.А. Лукманов җитәкчелегендә чыккан “Агрохимия буенча белемнәр аккумуляторы” уку әсбаплары сериясе өчен”;
- “Казан дәүләт аграр университеты” югары  белем бирү ФДБМУ -  икътисад фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтгалиев җитәкчелегендә чыккан «Хезмәт икътисады»  уку әсбабы  өчен. 
 «Алтын көз-2023» Бөтенроссия агрокүргәзмәсе кысаларында шулай ук Россиянең авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләре гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «АгроНТРИ-2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы узды.
Конкурсны оештыручылар, АгроНТРИ елдан-ел популярлаша бара һәм быел конкурс 22 аграр югары уку йортын берләштерде, дип билгеләп  үттеләр.  
Татарстан командасы Агровет һәм ДоброПчел номинацияләрендә алтын медальләр, АгроКосмос, АгроМетео, АгроРоботлар һәм АгроРоверлар номинацияләрендә көмеш медальләр, АгроКоптерлар һәм АгроБио номинацияләрендә бронза медальләр алды. Яшь аграрийлар чарадан бик күп уңай эмоцияләр һәм авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча юнәлешләрен алга  таба өйрәнүгә мотивация алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International