Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү сәнәгате  хезмәткәрләре  көне  белән котлыйм!  
       Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы, фидакарьлеге һәм үзләренең сайлаган эшләренә  тугры булып  калуы тирән хөрмәткә һәм танылуга лаек. Илебез халкының тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм иминлеге сезнең хезмәт нәтиҗәләренә нык  бәйле.   
        Сезгә фидакарь хезмәтегез, ирешкән  уңышларыгыз, туган  җирне яратуыгыз  һәм  аңа тугрылыклы булганыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм.   
        Сезгә   нык  сәламәтлек,  Татарстаныбыз  һәм илебез  муллыгын арттыруда, билгеләнгән план-идеяларны тормышка ашыруда бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм  яңадан-яңа  югарырак  күрсәткечләргә  ирешүегезне телим!  
 
ТР  Премьер-министры
урынбасары – ТР  авыл  хуҗалыгы һәм 
азык-төлек министры                                                            М.А. Җәббаров
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International