Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан Министрлыкта агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен җыеп котладылар. Чарада Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Бу күркәм бәйрәмнең төп асылы – үзләренең тормыш һәм хезмәт юлын аграр тармакны үстерүгә, илебезнең азык-төлек иминлеген ныгытуга багышлаган авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү.
Агросәнәгать комплексының Ветераннар советы үзләренең фидакарь хезмәтләре белән үрнәк булып торучы һәм күпләргә юл күрсәткән кешеләрнең исемнәрен онытмый һәм аларга хөрмәт күрсәтә.
Чара ахырында ветераннарга күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.