Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1,2,3 кварталында тоткан чыгымнарын каплауга «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елда федераль бюджеттан финанслашыла торган субсидияләр бирү буенча сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 30 июнендәге 514 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә чыгымнарының бер өлешен каплауга федераль бюджеттан финанслашу белән Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе (алга таба – Тәртип) нигезендә үткәрелә.
Документлар 2023 елның 9 октябреннән 30 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга: 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 12:00 сәгатьтән 12: 45 сәгатькә кадәр).
Министрлык тарафыннан расланган документлар бирү тәртибе, формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча бирелгән: https://agro.tatarstan.ru/selskohozyaystvennim-potrebitelskim-kooperativam.htm.
Сораулар булганда, электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Ruslan.Hafizov@tatarstan.ru. или по номеру: (843) 221 76 85.