Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Минзәлә муниципаль районында булды, анда «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов министрга хуҗалыкларны күрсәтеп йөрде.
Семинарда район башлыгы, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча белгечләре, районның баш ветеринария табибы, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.
Пленар өлеш башланганчы Марат Җәббаров "Заиковский" хуҗалыгында 540 башка үз акчаларына төзелгән терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты. Әңгәмә барышында яңа технологияләрнең тотрыклы продукция алуга иң дөрес юл булуына басым ясады. Юлда барганда ул монда ай саен үткәрелә торган ярминкә белән танышты. Министр 100дән артык экспонат булган раритет авто һәм мототехника музеен да югары бәяләде.
«Заиковский» ҖЧҖенең 3646 гектар чәчүлек җире бар. Агымдагы елда тулаем ашлык 4 мең тоннага якын ашлык җыеп алган, уңдырышлылык – 19,4 ц/га. 2023 ел уңышы өчен 1 гектар чәчүлек җиренә 56 кг ашлама тупланган. Барысы 1249 баш мөгезле эре терлеге бар, шулардан 500 баш - савым сыерлары, 1 сыердан тәүлеккә уртача 27,0 кг сөт савалар, ә барлык сөт савымы – 15 тонна.
Бүлекчәдә 29 трактор, 4 ашлык җыю комбайны, 3 азык җыю комбайны, 1 чәчү комплексы, 1 культиватор, 2 тирәннән туфрак эшкәрткеч, 2 сиптергеч, 2 үзйөрешле чапкыч, 1 универсаль чәчкеч бар.
Аннары Марат Җәббаров "Калморза" хуҗалыгының Бикбау авылында яшь бозаулар корпусын карады.
Степановка авылындагы "Август" агрохолдингының терлекчелек комплексы 1200 баш савым сыерына исәпләнгән. Биредә төзелеш эшләре тәмамланып килә, әзер корпусларга терлекләр кертә башлаганнар инде. Барлык технологик процесслар автоматлаштырылган.
Пленар өлештә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов терлекчелек тармагының 2023 елның 8 аендагы эшенә йомгаклар ясады һәм терлекләрне кышкы абзарда тоту чорына куелган бурычлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республиканың терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләрендә терлекләрнең баш санын саклап калу, аларны маркировкалау, биологик иминлек турында сөйләде.
Пленар утырыш ахырында Марат Җәббаров терлекчелек тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде.