Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә видео-конференц элемтә режимында агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов, Рөстәм Гайнуллов, Гелүс Баязитов, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков урып-җыю мәйданнарындагы эшләрнең барышы турында сөйләде. Бүгенге көнгә 3 млн 733 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, уртача уңдырышлылык - 25,8 ц/га.
Аннары ул туфракны известьлау, минераль ашламалар туплау мәсьәләләренә тукталды.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов туфрак эшкәртүнең барышы турында мәгълүмат бирде.
“Бүгенге көнгә 1 млн 420 мең гектар җир туңга сөрелгән, бу план буенча барлык мәйданның 82 процентын тәшкил итә. Төп эшкәртүгә һәркөнне 1000гә якын агрегат җәлеп ителә һәм көн саен 23 мең гектарга кадәр мәйдан эшкәртелә”, – дип билгеләп үтте ул.
Сезонлы эшләр тәмамланганнан соң беренче чираттагы бурыч - авыл хуҗалыгы машиналарын көзге-кышкы саклауга кую. Ноябрьдә техниканың саклауга куелуын һәм аны ремонтлауның оештырылуын комиссия кабул итүе планлаштырыла.
Аннары нотык белән Рөстәм Гайнуллов чыгыш ясады. Ул «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» илкүләм проекты кысаларындагы проектларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, аерым алганда, кооперативларга яңа әгъзалар җәлеп итү мәсьәләсе күтәрелде.