Марат Җәббаров Дарий Тюрин белән эшлекле очрашу уздырды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин белән эшлекле очрашу уздырды.

Сөйләшүләрдә шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов һәм Дмитрий Яшин, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков катнаштылар.

Эшлекле очрашу барышында яклар төбәкләрнең агросәнәгать комплексы торышы һәм уртак хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. 2023 елда Татарстан Республикасыннан Хабаровск краена 79 тонна кондитер продукциясе чыгарылган, ә аннан 75,6 тонна балык продукциясе кайтарылган.

Марат Җәббаров Татарстан Республикасы АПК мөмкинлекләрен тәкъдир итте. “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россия Федерациясендә бишенче урында тора. Илнең 2% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,5%ын җитештерә.

Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча 1 урында тора, бу - илдәге сөтнең 6,5%тан артыгы, чалу өчен тере үлчәмдә эре мөгезле терлекләр җитештерү буенча -1 урында, бәрәңге җыю буенча 2 урында тора, шулай ук терлек һәм кош-корт ите, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча тотрыклы рәвештә унлыкка керә”, - дип билгеләп үтте министр.

“Агымдагы елда Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга 5,3 млрд сум күләмендә финанс акчалары бирелде.

Бу акчалар түбәндәгеләрне башкарырга мөмкинлек бирә: «Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту» юнәлеше буенча 10 гаилә өчен авылда 882 кв.метр торак төзергә һәм «Яллау шартнамәсе буенча торак төзү (сатып алу)» юнәлеше буенча 118 гаилә өчен 8660,7 кв.метр торак төзеп тапшырырга; 38 муниципаль районда 92 җәмәгать урынын төзекләндерергә; Лаеш районында компактлы торак төзү буенча 1 проектны гамәлгә ашырырга; 1,5 млрд. сумга - 8 социаль-мәдәни- көнкүреш объектына һәм агросәнәгать комплексының 3 объектына 44 км автомобиль юлларын норматив халәткә китерергә; «Авыл территорияләренең заманча торышы» федераль проект буенча 10 социаль һәм 9 инфраструктур объект төзергә”, - диде Марсель Мәхмүтов.

“Татарстан Республикасы үзен авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Ит һәм ашлык белән тәэмин ителеш – 100%тан артык, сөт буенча – 150%тан артык, шикәр буенча - 200%тан артык, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 мәртәбә артыграк.

Сөт эшкәртү һәм сөт продукциясе җитештерү актив үсештә. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында һәркөнне 4300 тонна сөт эшкәртелә, бу республикада җитештерелә торган сөт күләменең 87%ын тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте Валентин Спичков.


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International