Терлекчелек буенча агымдагы елның 4 аена йомгаклар ясадылар

2023 елның 19 мае, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча агымдагы елның 4 аена йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.


Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.


Министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыкларның эшен анализлауга игътибарны юнәлтте.


Агымдагы елның 4 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары  буенча 539 мең тонна сөт савып алынган, узган ел белән чагыштырганда 12%ка артыграк.  Бер сыердан савым уртача   10%ка арткан. 


Ит җитештерү буенча барлык күрсәткечләр арткан.  Барлыгы 140 мең тонна ит җитештерелгән, шуларның 32 мең тоннасы эре мөгезле терлек ите, 2022 елга карата үсеш - 2%. Дуңгыз ите 32 мең һәм кош ите 74 мең тонна. 


 Мөгезле эре терлекләр санының узган елга  карата кимүе  күзәтелә,   4 мең башка кимегән, дуңгызлар 11 мең баштан арткан һәм атлар  122 башка кимегән. Сарыклар саны арткан, әмма шул  ук  вакытта кәҗәләр саны 224 башка кимегән.  Кош-кортлар саны узган ел белән чагыштырганда 485 мең башка арткан.   


Мамадыш районындамөгезле  эре  терлекләр саны  шактый  арткан -   5705 башка, Минзәлә районында 4895 башка арткан, Кукмара районында   3584 башка  арткан. Шулай  ук  1 мең баштан  күбрәккә Балтач, Алабуга, Әтнә, Саба, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында  арткан. 


Сыерлар   санын арттыру буенча уңай динамика  Минзәлә районында күзәтелә  -  айга 143 башка арткан, Мөслим районында -  176 башка, Алабуга районында -  50 башка һәм Кукмара районында  142 башка арткан.


Эре дуңгызчылык комплексларында дуңгызлар саны 1 мартка 445 мең баш тәшкил итә, узган елга карата   2 мең 64 башка кимегән һәм февраль аенда минус 700 башка кимегән.  «Авангард» ҖЧҖ 4 мең башка арттырган, «Камский бекон» ҖЧҖ 2 мең 700 башка арттырган. «Нәүрүз» ҖЧҖендә һәм «Феникс» ҖЧҖендә  кимегән.


Республикада сарыклар саны 54 мең 85 баш тәшкил итә,  бу узган ел белән чагыштырганда 544 башка кимрәк. Сарыклар  санын Алабуга районы 851 башка арттырган, Тукай районында ай  эчендә туган 590 бәрән исәбенә  сарыклар 508 башка арткан, Әгерҗе районында сарыклар  478 башка  арткан. Нурлат һәм Түбән Кама районнарында да шактый артым күзәтелә.  


 Питрәчтә сарыклар 893 башка кимегән, Әлмәт районында  1 меңнән артыкка кимегән,  Арчада - 552 башка, Актаныш районында  370 башка кимегән,  Азнакай һәм Лаеш районнарында 200дән артык башка кимегән. 


 Кәҗәләр буенча да узган ел белән чагыштырганда  252 башка кимү күзәтелә. Иң күбе Лаеш районында кимегән -  112 башка, Саба районында яңа  туган  бәтиләр исәбенә 81 башка арткан. 


Иң күп сандңа  атлар Саба муниципаль районында  - 2 мең 380 баш һәм агымдагы елда  арта бара. Балтач һәм Буа районнарында 1әр мең баштан  артык, әмма аларда азрак  кимү күзәтелә. Лениногорск, Теләче, Балык Бистәсе һәм Арча районнарында  узган елга караганда арткан.


Чирмешән, Чүпрәле һәм Чистай районнарында атларның 30%тан артыгы   бетерелгән.


"Хөрмәтле хезмәттәшләр, элек атларны төп эшче көч һәм транспорт буларак тоткан булсалар, хәзер безгә Сезнең белән продуктив юнәлештәге атчылыкны үстерергә кирәк", - дип өстәде Сирень Нигъмәтҗанов.


Шулай ук нәсел эше һәм хайваннарны үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов үз доклады белән чыгыш ясады. Агымдагы елның 4 аенда бозаулар һәм дуңгызлар туу күрсәткечләре узган елгыдан  кимрәк.   Бәрәннәр һәм тайлар туу күрсәткечләре уңай динамикада. 


Бозаулар   23 районда узган елга караганда  күбрәк  туган, алар арасында Әлки, Азнакай, Әтнә, Кукмара, Минзәлә, Саба һәм башка районнар бар. Бу районнарның сөт җитештерү динамикасы да  уңай.  Әлеге исемлеккә  шулай ук бу айдан   Балтач, Тукай һәм Апас районнары да керде, алар хәлне нәсел хуҗалыклары һәм таналар  сатып  алу  исәбенә  яхшыртканнар.  

 
Дуңгыз балалары  туу буенча. Узган елга  караганда уңышлырак эшләүче  районнар  арасында:  Лениногорск, Буа, Бөгелмә, Менделеевск һәм Сарман районнары.    Тукай, Әгерҗе һәм Саба районнарында күрсәткечләр узган  елга  караганда кимрәк.

 
Республика буенча 36 районнан 24ендә бәрәннәр һәм кәҗә бәтиләре туу    буенча күрсәткечләр узган елга караганда югарырак. Болар -  Әлмәт, Спас, Биектау, Саба, Мамадыш һәм башка районнар. 


 4 ай йомгаклары буенча 37 районда тайлар  туу буенча  күрсәткечләр  узган  ел белән чагыштырганда уңай.  Болар - Буа, Теләче, Азнакай, Актаныш, Лениногорск һәм башка районнар.
 
 
  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International