Агрокөч язгы чәчү кампаниясен тәмамлады

2023 елның 19 мае, җомга

Агымдагы  сезонда Агрокөчнең чәчү мәйданнары структурасы  түбәндәгечә: көзге бодай - 48 099 га, язгы бодай - 32 579 га, арпа - 30 428 га, шикәр чөгендере - 28174 га, рапс - 17 060 га, көнбагыш - 15 830 га, күпьеллык үләннәр - 14 227 га, борчак - 6 592 га, силос өчен кукуруз - 5 727 га, көзге арыш - 3 982 га, ашлык өчен кукуруз - 2 816 га, орлык өчен горчица - 1000 га, соя - 160 га, солы - 50 га.


Үзенең Орлык заводы булу аркасында  Агрокөч үзен 100% бөртекле культуралар орлыклары белән тәэмин итте. Чәчү өчен кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере, рапс орлыклары сатып алынган.


Бүгенге көнгә Агрокөч бөртекле, майлы һәм кузаклы культуралар чәчүне тәмамлады - агымдагы сезонга планлаштырылган барлык мәйданнар тулысынча чәчелгән. Чәчү кампаниясенә 351 трактор һәм 196 чәчү агрегаты җәлеп ителгән.


Май аенда чәчүлекләрне үсемлекләрне яклау чаралары белән эшкәртү эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Ай ахырына пар җирләрен эшкәртү юлы белән туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү башланачак. Пар җирләренең мәйданы 43 431 гектар тәшкил итә. 
  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International