Россельхозбанк һәм YouDo-Бизнес агросәнәгать комплексына сезонлы эшчеләр эзләү буенча киңәшләр бирәләр

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Hays кадрлар агентлыгы белешмәләре буенча, агросәнәгать комплексында эш бирүчеләренең 94%ында кадрлар җитми. Шул ук вакытта массакүләм персоналга ихтыяҗ арта: 2023 елда компанияләрнең 36%ы узган ел белән чагыштырганда эшчеләрне массакүләм яллауны арттырган. Әлеге фонда агросәнәгать комплексы предприятиеләренә массакүләм персонал эзләүнең һәм югары сезонда кадрлар белән эшләүнең нәтиҗәле инструментлары таләп ителә.
Россельхозбанкның һәм Youda-Бизнесның  уртак партнерлык проекты Своё Фермерство платформасы сезонлы эшчеләрнең: үзмәшгульләрнең һәм штаттан тыш хезмәткәрләрнең һәм югары сезонда персоналга мохтаҗ агропредприятиеләрнең мәнфәгатьләрен берләштерәчәк. Апрельнең икенче яртысында компанияләр «Агропром кадрлары атналыгы» уртак мәгълүмати-укыту проекты кысаларында вебинарлар сериясен үткәрәчәк.
Вебинарлар сезонлы персонал  җәлеп итү мәсьәләләренә, персонал белән  нәтиҗәле идарә итү ысулларына һәм сезонлы эшләрне ташламалы финанслау мөмкинлекләренә багышланачак.  Чарада катнашучылар һәм экспертлар буларак персоналны яллау, адаптацияләү һәм тоту буенча экспертлар, АПКның эре агропредприятиеләре вәкилләре, профильле ведомстволар һәм махсуслаштырылган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чыгыш ясаячак. Бушлай вебинарларда чара сайтында онлайн теркәлгәннән соң  һәркем катнаша ала.
Укыту проекты кысаларында агропредприятиеләрнең иң югары концентрацияле федераль округлар: Үзәк, Көньяк һәм Идел буе федераль округлары өчен өч аерым чара планлаштырылган. Вебинарлар сериясе 24 апрельдә ачыла һәм 27 апрельдә федераль масштабтагы йомгаклау чарасы белән тәмамланачак, анда катнашу өчен Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән компанияләр чакырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International