Әгерҗе районында терлекчелек тармагының 2023 елның беренче кварталындагы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүген Әгерҗе районында «Терлекчелек тармагының 2023 елның I кварталы   нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә шулай ук Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек, нәсел эше буенча консультантлары,   Татарстан  Республикасы аграр югары  уку йортлары вәкилләре, районның Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зоотехникалары катнашты.
Ленар Гарипов үз чыгышында билгеләп  үткәнчә, республика буенча 43 мең тоннадан артыграк сөт савып алынган, бу узган елга  карата 112% тәшкил итә. Бер  сыердан  10% үсеш белән барабыз. Барлыгы 103 мең тонна ит җитештерелгән, шуның 24 мең тоннасы мөгезле эре терлек  ите, 2022 елга карата үсеш 2%. Дуңгыз ите - 24,5 мең тонна, 101%, һәм кош ите 54 мең тонна диярлек,   694 тоннага  күбрәк.  
Республика буенча мөгезле эре терлекләр саны 639 мең 563 баш исәпләнә, 2022 елга  карата  99%. Нәселле терлекләрне читтән кайтару  нәтиҗәсендә савым терлеге  3 мең 438 башка арткан. Әмма ел башына караганда аларның баш саны кимегән.  Дуңгызлар саны 451 мең баш, 98%. Сарыклар саны буенча үсеш 2%. Кош-кортлар - 17,3 млн. баш, 105%. Атлар  - 18 мең 200 баш, 99%.
Сарыклар саны буенча күпчелек районнарда уңай динамика  саклана, Менделеевск, Актаныш һәм Минзәлә районнарында   азрак кимегән. Атлар буенча - Тукай һәм Актаныш районнарында алар иң күп санда  кимегән.  
“Хөрмәтле хезмәттәшләр, исегезгә төшерәм, безнең Сезнең белән Республика Рәисе алдында атлар санын арттыру буенча алган бурычыбыз бар. Шуңа күрә мин барыгызны да барлык милек рәвешләрендә  атлар тоту  һәм үрчетү  буенча хуҗалыкларны җәлеп итү һәм кызыксындыру буенча планлы эш алып барырга чакырам. Бу юнәлештә кызыктыргыч ярдәм күрсәтү күздә тотыла”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.
Шулай ук ат фермалары төзүгә  – кимендә 80 баш ат, шул исәптән кимендә 32 баш бия өчен  (елга  тере үлчәмдә кимендә 5 тонна   ит) грантлар бүлеп бирелә.
Ленар Гарипов күпьеллык үләннәрне яңарту темасына да тукталды, аның сүзләренчә, терлекләрнең продуктивлыгы беренче чиратта әзерләнгән азыкның туклыклылыгына бәйле. Күпьеллык үләннәрне куллану вакыты озаккарак сузылган  саен  аларның туклыклылыгы һәм уңдырышлылыгы    түбәнрәк була, бу  чүп үләннәр арту  аркасында.   
 “Туклыклы матдәләр мөмкин кадәр күбрәк туплансын өчен, беренче чиратта, үләннәрнең бутонлашу фазасы чорында аларны вакытында чыптыруга чыгарга кирәк. Әзерләнмәгән техника, кагыйдә буларак, печән һәм сенаж әзерләүнең иң кызган чагында ватыла. Техникадагы җитешсезлекләрне бетерүгә киткән вакытны кире кайтарып булмый, әлбәттә”, – дип өстәде Ленар Гарипов. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International