Татарстан «Иннагро» проектында АПК өчен биопрепаратлар сынауларда катнашуын арттыра

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстанда «Иннагро» проектының - аграр җитештерүне биологияләштерүгә юнәлдерелгән программаның яңа авыл хуҗалыгы сезоны башлана. Проект 2020 елда дәүләткә  карамаган  «Иннопрактика» үсеш институты тарафыннан тәкъдим  ителгән иде.


Татарстан «Иннагро» проектына 2021 елда кушылды. «Иннагро»ның максаты - микроб синтезы препаратларын һәм башка хәвефсез эшләнмәләрне гамәлгә кертеп, интенсив аграр җитештерүне биологияләштерү, туфракның уңдырышлылыгына идарә итү системасын төзү һәм тагын  да чистарак продукция алу.  


2023 елда республикада авыл хуҗалыгы культураларын яклау  препаратлары  белән тәҗрибәләр Нурлат, Балык Бистәсе, Лаеш, Арча, Алексеевск, Аксубай, Спас, Буа, Чистай, Тукай һәм Кама Тамагы һәм башка районнарда 20дән артык предприятие мәйданчыкларында  узачак.


Үсемлекләрне яклауның биологик чараларын һәм үсеш стимуляторларын бодай, арпа, көнбагыш, кукуруз, чөгендер, бәрәңге, рапс, соя, кәбестә һәм кишердә сынаулар үткәрү планлаштырыла. 


“Татарстанда туфракның уңдырышлылыгын системалы рәвештә күтәрүгә һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын  яхшыртуга юнәлдерелгән инновацияләр актив үсә”, – дип сөйләде «Иннопрактика» компаниясенең агро- һәм биотехнологияләрне үстерү  дирекциясе директоры Владимир Авдеенко. Аның әйтүенчә, «Иннагро» проектына Республика Хөкүмәте,  АПКда прогрессив технологияләрне үстерүне хуплап, шулай  ук  үз ярдәмен  күрсәтә.  


 Сынаулар нәтиҗәләре буенча, Татарстанда биопрепаратлар куллану, пестицид йөкләнешен 30%ка киметеп,  бөртеклеләр уңышын  9-10%ка арттырырга  ярдәм  иткән.  Шул ук вакытта бөртеклеләр җитештерүдән  өстәмә икътисадый табыш һәр гектардан 1000 сумнан артык булган. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International