Татарстанда Россия авыл хуҗалыгы банкының (Россельхозбанкның) “Фермер мәктәбе”н иң яхшы тәмамлап чыгучылар агробизнесны үстерүгә грантлар алдылар

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының өченче агымын иң яхшы тәмамлап чыккан өч кешегә грант алу өчен сертификатлар тапшырылды. Проект  Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә гамәлгә ашырылды. Мәктәптә ике юнәлеш: терлекчелек, кошчылык буенча 40 тыңлаучы белем алып чыкты.


Эксперт комиссиясе нәтиҗәләре буенча, «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар тәкъдим иткән өч бизнес-проект иң яхшылар дип танылды. Грант алучыларның берсе - Азат Борһанов - Балтач районында сөт, мөгезле эре терлек җитештерү һәм атлар  үрчетү өчен ферма ачарга планлаштыра. Анастасия Александрова һәм Лилия Дмитриева гаилә кошчылык фермасын үстерү буенча проектларны уңышлы якладылар. Беренче очракта – йомырка сала  торган  яшь тавыклар  һәм бройлерлар симертү буенча, ә икенче очракта – кош ите җитештерү һәм тәүлеклек  чебиләр  сату буенча гаилә кошчылык фермасын үстерү буенча.


Казан дәүләт агар университеты ректоры Айрат Вәлиев шулай ук белем бирү проектының мөһимлеген  билгеләп үтте: «Безнең «Фермер мәктәбе»ндә өч уку агымы узды  инде һәм проект турында чыгарылыш укучыларының фикерләре  бары тик уңай». 

“Фермер мәктәбе”н тәмамлап, кошчылык белән шөгыльләнүче Лилия Дмитриева ректорның сүзләрен раслады. “Фермер мәктәбе” теориядә дә, шулай  ук практикада да белемнәрнең тулы спектрын алу өчен платформа булды, ди ул. - Бөртекләп кенә җыеп алырлык бу белемнәрне без монда берьюлы туплый алдык”, – дип билгеләп үтте ул.


 «Фермер мәктәбе» нәтиҗәләреннән күренгәнчә, белем алучылар үзләренең финанс белемнәрен арттырдылар, бизнес алып баруның юридик аспектларын, бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны, продукцияне сертификацияләүне, чит ил фермерлык тәҗрибәсен, нәтиҗәле сату ысулларын өйрәнделәр, бизнес-планнар төзеделәр һәм аны уңышлы якладылар. 


Моннан тыш, алар брендлаштыру һәм бизнесны  алга  этәрү, реклама кампаниясен башлау, сайт һәм мобиль кушымталар булдыру, электрон сәүдә мәйданчыкларына, шул исәптән Россельхозбанкның  Свое Родное и Свое Фермерство  маркетплейсларына   чыгу кебек заманча тенденцияләр белән таныштылар. 


Оештыручылар сүзләренә караганда,  белем бирүнең өченче агымы да  уңышлы тәмамланган, Татарстанда быел көзен «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымында белем алуга сайлап алу планлаштырыла.
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International